Моси
Моси | |
яшәү җире | |
---|---|
Теле |
{{{тел}}} |
Моси, мосси, моиси, мосе - Көнбатыш Африкадагы халык. Үз атамалары: дагари, бирифор, нанкансе, кусаси, мампруси, догомба. Гомуми саны-9 млн. нан артык кеше. Буркино-Фасо халкының 50% тан артыграгы (6 млн. кеше), шулай ук Гана төньягында (3 млн.тирәсе кеше, якын туган телдә сөйләшүче моле—дагбон) яши.
Нигер-конголез макросемьясына керүче гур гаиләсенә караган мооре телендә сөйлиләр. Мосиларның күбесе - мөселманнар, шулай ук традицион инанычлылар һәм христианнар бар. Төп шөгыльләре - китмәнле игенчелек (тары, сорго, арахис, кукуруз, дөге һ.б.). Карите (Butyros-permum) җимешен күпләп җыялар, аның орлыкларыннан май алалар. Аз гына ишәкләр, сарыклар, кәҗәләр, тавыклар, цесаркалар үрчетәләр; кайбер районнарда ат үрчетү белән шөгыльләнәләр. Халыкның нык тыгызлыгы һәм туфракның ярлылыгы шактый күп миграциягә китерә; ел саен 500 меңгә кадәр кеше Гана рудникларына һәм Кот-д’Ивуар плантацияләренә китә.
Традицион социаль оешма буларак аларга патрилиниялы кардәшлек төркемнәре, вирилокаль никах җирлегендә туплану, зур гаилә общинасы хас.
Билгеле кешеләре
Компаоре, Блэз[1] — Буркина Фасо президенты ( 1987 - 2014).
Карагыз
Моси короллекләре
Нанумба
Искәрмәләр
- ↑ Blaise Compaoré (ингл.), Encyclopædia Britannica.
Сылтамалар
Искусство племени моси-фульсе Мириманов В. Б. Искусство тропической Африки
Әдәбият
Андрианов Б. В., Попов В. А. Моси // Народы и религии мира / Глав. ред. В. А. Тишков. М.: Большая Российская Энциклопедия, 1999. С.598.