Гөлнар Гарифуллина
Гөлнар Гарифуллина | |
---|---|
Файл:Гарифуллина Гульнар.jpg | |
Туган телдә исем | Гөлнар Фәрит кызы Гарифуллина |
Туган | 26 февраль 1983 (41 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Һөнәре | хәбәрче |
Балалар | кызы |
Гарифуллина Гөлнар Фәрит кызы – “Татмедиа” АҖ филиалы Татар-информ мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм “Интертат” электрон газетасы хәбәрчесе.
Тәрҗемәи хәле
Бу бүлектә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |
1983 елның 26 февралендә Казанда туган. 1990 елда Яр Чаллы шәһәрендә 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә 1 сыйныфка укырга керә. 1997 елда Гали Акыш исемендәге лицейга журналистика белгечлеге буенча 9 сыйныфка укырга кереп, аны 2000 елда тәмамлый. Шул ук елны Казан дәүләт университетына Журналистика, социология һәм психология факультетының татар журналистикасы бүлегенә укырга килә. 2005 елда аны кызыл дипломга тәмамлый. Студент чорында “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясендә тапшырулар алып барып, мәкаләләрен “Саба таңнары”, “Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре” газеталарында бастыра.2005-2008 – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы дәүләт учреждениесендә хәбәрче, иҗтимагый-сәяси мәгълүмат мөхәррире
2008-2018 – Татмедиа”АҖ филиалы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе.
Татарстан Президенты администрациясенең хәбәрчеләр пулында, ТР Президенты, Хөкүмәте, Дәүләт Советы эшен яктырта. Сәламәлек саклау, авыл, иҗтимагый тормыш, яшьләр, студентлар тормышы, спорт темаларына яза.
Кияүдә, кызы бар.
Бүләкләре
Бу бүлектә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |
- Социаль хезмәтләр җыелмасы әһәмиятен аңлатуда актив хезмәттәшлек өчен, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты (2012 ел)
- 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек һәм аны уздыруга өлеш керткән өчен, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалаган грамота һәм истәлек медале 92013 ел).
- Студентлар арасында спортны популярлаштыруга, Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын оештыруга һәм уздыруга керткән өлеше өчен, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хаты (2013 ел)
- 2015 елда Казанда Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын яктыртканы өчен, Спорт проектлары башкарма дирекциясе Рәхмәт хаты (2015)
- Җиденче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны яктыртуда актив катнашканы өчен, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хаты (2016 ел)
- Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы грамотасы (2018 ел)
Казанышлары
- Татарстан Республикасы студент хезмәт отрядлары хәрәкәте һәм 50 еллык юбилеен иң яхшы яктырту буенча республика конкурсының “Интернет-басмаларда иң яхшы язма” номинациясендә җиңүче дипломы (2014 ел)[чыганагы?]
- “Движение в радость” республикакүләм бәйгенең “Интернет-басмаларда иң яхшы язма” номинациясендә җиңүче дипломы (2017 ел)[чыганагы?]
Сылтамалар
- Журналист Гөлнар Гарифуллина үз күргәннәре турында яза. Интертат.ру, 19.12.2017
- Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА: автор яңалыклары. «Саба таңнары»
Искәрмәләр
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Бу мәкаләдә яки бүлектә реклама элементы булырга мөмкин. Бу Википедия кагыйдәләренә сыймый. Википедия кагыйдәләре буенча текстны төзәтеп проектка ярдәм итә аласыз.
|
Мәкалә темасының мөһимлеге шик астына алынган. Зинһар, мәкалә предметының мөһимлеген күрсәтергә тырышыгыз. Тулы мәгълүматны мәкаләнең бәхәслек битендә табарга була.
|