Эчтәлеккә күчү

Эрлан Абдылдаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эрлан Абдылдаев latin yazuında])
Эрлан Абдылдаев
Туган 21 июль 1966(1966-07-21)[1][2] (57 яшь)
Алматы, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Кыргызстан
Әлма-матер Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты
Һөнәре сәясәтче, дәүләт хезмәткәре, дипломат
Ата-ана

 Эрлан Абдылдаев Викиҗыентыкта

Эрлан Бәкеш улы Абдылдаев (1966 елның 21 июле, Алматы, Казакъ ССР) — Совет һәм Кыргыз дипломаты. Кыргызстанның тышкы эшләр министры (2012—2018). Кыргызстанның Алманиядә гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе (2020 елдан).

1989 елда «Халыкара мөнәсәбәтләр» белгечлеге буенча ССРБ Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган. Кытай һәм инглиз телләрен белә[3].

ССРБ Тышкы эшләр министрлыгының Азия социалистик илләре идарәсендә (1989; референт), ССРБ/Россия илчелегендә (1989—1994; атташе, илчелекнең өченче секретаре) эшләгән.

Абдылдаев Себастьян Курц белән 2017 елның июлендә.

1994—1997 елларда — Кыргызстан Президенты администрациясенең Халыкара бүлеге референты, консультанты-эксперты. 1997 елдан Кыргызстанның Тышкы эшләр министрлыгында эшли: беренче сәяси бүлек директоры урынбасары (1997—1998), министр урынбасары һәм беренче сәяси бүлек директоры, министрның беренче урынбасары (1998—2001).

2001—2005 елларда — Кыргызстанның Кытай Халык Республикасында шулай ук Монголиядә, Сингапур Республикасында һәм Таиланд Патшалыгында (бергәлек буенча) гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе.

2005 елдан — Иҗтимагый сәясәт институты эксперты, 2007—2012 елларда — Сугыш һәм тынычлык мәсьәләләрен яктырту буенча халыкара институтның кыргыз филиалы директоры.

2012 елның 6 сентябреннән — Кыргызстан тышкы эшләр министры. Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илченең дипломатик рангына ия.

Россия чит ил эшләре министрлыгының МДХМИ мактаулы докторы; 2012 елның октябреннән — МДХМИ тәмамлаучылар ассоциациясенең мактаулы әгъзасы[4].

2018 елның 12 октябрендә Абдулдаев үз теләге белән отставкага китә[5].

Әтисе — Бәкәш Абдылдаев (1933—2013), кинорежиссёр.

Өйләнгән, кызы һәм улы бар[6].

  • III дәрәҗә «Манас» ордены (2017 елның 5 июне) — Кыргызстанның социаль-икътисадый, рухи һәм интеллектуаль потенциалын үстерүгә керткән өлеш өчен[7];
  • Дуслык ордены ( 2017 елның 10 апреле, Россия) — Россия Федерациясе һәм Кыргыз Республикасы арасында стратегик партнерлыкны ныгытуда, Ауразия киңлегендә интеграцион процессларны үстерүгә зур өлеш кертүе өчен[8];
  • МДХМИ мактаулы докторы (2015 елның июне).
  • КХР дипломатик академиясенең мактаулы профессоры (2017 елның мае).
  1. https://web.archive.org/web/20171201032948/http://mfa-osh.kg/ministerstvo/rukovodstvo/2380-ministr-inostrannyh-del-kyrgyzskoy-respubliki.html#.WmzfuHNMEwh
  2. https://mgimo.ru/library/dossier/228790/
  3. ЦентрАзия
  4. МГИМО Университет МИД России
  5. Sputnik. Глава МИД Эрлан Абдылдаев подал в отставку. Президент принял её. ru.sputnik.kg. 2018-10-18 тикшерелгән.
  6. Абдылдаев Эрлан Бекешович (ru). Полномочное представительство МИД Кыргызской Республики по югу Кыргызстана. әлеге чыганактан 2017-12-01 архивланды. 2017-11-30 тикшерелгән.
  7. Указ Президента Кыргызской Республики от 5 июня 2017 года УП № 105 «О награждении государственными наградами Кыргызской Республики»
  8. Указ Президента Российской Федерации от 10 апреля 2017 года № 160 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»