Эчтәлеккә күчү

Юлдаш (газета, Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юлдаш (газета, Казан) latin yazuında])
Юлдаш
Атама Юлдаш
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан, Казан һәм Яңа Савин районы
Урам Хөсәен Ямашев проспекты
Оештыру-хокук формасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять
Үз сәрмаясы 10 000 ₽[1]
Хезмәткәрләр саны 19[2],
14[3]
Чыгару урыны Казан
Чыгыш иле  Россия
Әсәр яки аның атамасы теле татар теле
Чыгару датасы 2 апрель 1992
Адрес 420124, Татарстан Республикасы, Казан, Ямашев проспекты, 37 йорт[4]
Почта индексы П2306[5] һәм П3332[6]
E-mail mailto:[email protected][2][3]
Чыгу ешлыгы 24 ярым ел һәм 48 ярым ел
Карта

[7]

Юлдаштатарча атналык мәгълүмати-күңел ачу басма газетасы.

Казанда 1992 елдан бирле атнага 2-3 тапкыр чыга. Татар журналистлары Ранис (1959-2020) һәм җефете Нурания Газизовалар тарафыннан нигезләнгән.

Сыйфатламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарларның мәдәни һәм иҗтимагый тормышны яктырта: иҗат, шәһәр һәм авыл тормышы, журналист тикшеренүләре, укучылар хатларына җаваплар.

2024 елда ике төрле ешлык һәм форматта чыга:

  • ярты елга 24 тапкыр - атналык телепрограммалы "Дулкын" кушымтасы белән (30 бит, индексы П3332)
  • ярты елга 48 тапкыр - "Дулкын", "Дин вә йола", "Сәламәт булыйк" һәм "Тормыш гыйбрәтләре" кушымталы (30 бит, индексы П2306)

Структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баш мөхәррире — Альберт Ранис улы Газизов (9.12.2020). «Юлдаш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең (2002) юридик нигезләүчесе — Нурания Харис кызы Газизова. Устав капиталы — 10 000 сум. Офислары Казанның Яңа Савин районында Хөсәен Ямашев проспектының 37 нче йортта урнаша.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче мөхәррире - Ранис Рәхимҗан улы Газизов.

Танылган авторлары арасында М.Абдуллин, Н.Вахитов, Ф.Ибраһимова, Р.Мәүзиев, З.Мусина, Ә.Сафиуллин.

Газетада Эльза Газизова һәм башка татар журналистлары һөнәри осталык мәктәбен үткән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]