Оман
|
Гома́н яки Оман (гарәп. عُمان) – Гарәбстан ярымутравының төньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Йәмән илләре белән чиктәш. Гарәбстан диңгезе һәм Гоман култыгы сулары белән юыла.
Тарих
үзгәртүТөп мәкалә: Гоман тарихы
Географик мәгълүмат
үзгәртүТөп мәкалә: Гоман географиясе
Административ бүленү
үзгәртүСәясәт
үзгәртүТөп мәкалә: Гоман сәяси структурасы
Икътисад
үзгәртүХалык
үзгәртүОман халкы соңгы елларда илгә иммигрантлар күп килү сәбәпле бик нык арта. Алар ил халкының яртысын диярлек тәшкил итә. Иммигрантларның иң күбесе Һиндстан һәм Бангладештан, Оманда мегаинфраструктура проектлары саны арту сәбәпле, монда күчкән [1]. Халыкның 50 % ы диярлек ил башкаласы Маскатта һәм Маскаттан төньяк-көнбатышка таба Оман култыгы яр буе тигезлегендә яши, шул ук вакытта Көньяк төбәктә 200 000 генә кеше яши. 2017 елда халык саны 4,636 млн кеше тәшкил иткән.
Оман — этник яктан чуар ил, анда, ким дигәндә, 12 төрле телдә сөйләшәләр. Күп кенә оманлылар — Бәлүҗистан һәм Суахили буеннан чыккан кешеләр. Шулай ук илдә якынча 600 000 чит ил кешесе, нигездә, Мисыр, Пакистан, Һиндстан, Бангладеш һәм Филипиннан килгән гастарбайтерлар бар.
Оманда гарәпләр, этник бәлүҗләр, лурлар, суахилилар, һиндлеләр һәм мехриләр яши[2].
Дин
үзгәртүОман халкының (5 млн 106 мең кеше) 85,90 % ы (4 млн 386 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 0,20 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[3]. Илнең Төп кануны буенча, дәүләт дине — ислам, шәригать — законнарның төп чыганагы. Барлык конфессияләр өчен дин иреге тәэмин ителә. Дини билге буенча дискриминация тыела һәм, җәмәгать тәртибе бозылмаган очракта, дини йолаларны үтәү иреге күздә тотыла[4].
Оман халкы арасында дин киң таралган. 2010 елда мөселманнар — 85,9 %, христианнар — 6,5 %, һинд дине вәкилләре — 5,5 %, буддачылык тарафдарлары — 0,8 %, яһүдләр 0,1 %, башка диндәгеләр — 1 % һәм динен күрсәтмәгән халык — 0,2 % булган. Мөселман халкының өчтән өч өлеше Ибәди ислам агымы тарафдары. Калганнары сөнниләр һәм шигыйлар. Шигыйлар Маскатта һәм аңа якын тирәдә яши. Шигый-уникечеләрнең җиде мәчетләре бар[5].
Мәдәният
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртүЧыганак
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүХөкүмәт
үзгәртүММЧ
үзгәртү- Гоман рәсми телерадиокомпаниясе 2008 елның 11 октябрь көнендә архивланган.
- Гоман газетасы 2021 елның 28 гыйнвар көнендә архивланган.