Сент-Винсент һәм Гренадиналарда ислам

Сент-Винсент һәм Гренадиналарда азчылык дине

Сент-Винсент һәм Гренадиналарда ислам (ингл. Islam in Saint Vincent and the Grenadines, гарәп. الإسلام في سانت فينسنت والغرينادين‎) – азчылык дине. Америка Кушма Штатлары Дәүләт Департаменты мәгълүматлары буенча, ил халкының (110 мең кеше, 2018 елга) 1,5 % ы – мөселманнар (2000 кеше [1]) [2][3].

Сент-Винсент һәм Гренадиналарда ислам
Дәүләт  Сент-Винсент һәм Гренадиналар
Бу мәкалә Ислам турында
Сент-Винсент һәм Гренадиналар картада

2001 елда илдә үткәрелгән халык санын алу мәгълүматы буенча, ил халкының 81,5 % ы үзләрен христиан итеп күрсәткән: англикан чиркәве тарафдарлары (ил халкының 17,8 % ы), илленчеләр (17,6 %), методистлар (10,9 %), җиденче көн адвентистлары (10,7 %), баптистлар (10,2 %), католиклар (7,5 %), инҗилчеләр (2,8 %) һ. б. христианнар. Ил халкының 2,5 % ы бернинди динне дә тотмый [4] яки динне күрсәтмәгән, 6,7 % ы башка динне тота: растафарилар (1,5 %), һинд динендәгеләр 3 768 (3,4 %)[5], мөселманнар 1 650 кеше (1,5 %).[6]. Христиан диненең көчле йогынтысы булса да, утрауларның күп кенә кешеләре традицион анимистик ышануларын саклый[7].

XVI―XVII гасырларда Сен-Винсент һәм Гренадиналарның җирле халкы Кариб диңгезенең бу районында һәлакәткә юлыккан кораблардан котылган африкалы коллар, шулай ук Гренада һәм Барбадостан качкан кара тәнле коллар хисабына тулылана. XIX гасырның I яртысы дәвамында утрауга француз колонистларының зур булмаган төркемнәре килә башлый. Французлар кофе агачы, тәмәке, шикәр камышы, мамык үстерә, колларны Африкадан һәм башка Вест-Индия утрауларыннан китерә. Колларның саны Европа колонистлары һәм калган кариблар саныннан шактый арткан. Британия империясендә коллык юкка чыгарылгач (1834), Мадейра утравыннан (Португалия) һәм Көньяк Азиядән (күбесенчә, Һиндстаннан) ялланган эшче куллар килә башлый. Шулай итеп, әкренләп җирле халыкның чуар этно-раса составы формалаша [8].

Кызыклы фактлар

үзгәртү

Илнең башкаласы Кингстаунда(ингл.) 1823 елда төзелгән Изге Мария католик гыйбадәтханәсе архитектурасында мавританияле (ислам) һәм роман архитекура элементлары катнашкан.

Сен-Винсент һәм Гренадиналарда дини темага шаярту хупланмый. Утрауларда, нинди конфессиядә булуга карамастан, бик диндар кешеләр яши [9].

Искәрмәләр

үзгәртү