Эчтәлеккә күчү

Гөлнар Гарифуллина: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлнар Гарифуллина latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Nurbot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up, replaced: Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге → СССР using AWB
Юл номеры - 9: Юл номеры - 9:
| һөнәр = хәбәрче
| һөнәр = хәбәрче
| туу датасы =26.02.1983
| туу датасы =26.02.1983
| туу җире = [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]], [[РСФСР]], [[ТАССР]], {{туу җире|Казан|Казанда}}
| туу җире = [[СССР|ССРБ]], [[РСФСР]], [[ТАССР]], {{туу җире|Казан|Казанда}}
| гражданлык = {{байраклаштыру|ССРБ}}→<br/>{{байрак|Русия}} [[РФ]]
| гражданлык = {{байраклаштыру|ССРБ}}→<br/>{{байрак|Русия}} [[РФ]]
| милләт = татар
| милләт = татар

19 окт 2020, 20:20 юрамасы

Википедиядә Гарифуллина фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.

Гөлнар Гарифуллина
Туган телдә исем Гөлнар Фәрит кызы Гарифуллина
Туган 26 февраль 1983(1983-02-26) (41 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре хәбәрче
Балалар кызы

Гарифуллина Гөлнар Фәрит кызы – “Татмедиа” АҖ филиалы Татар-информ мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм “Интертат” электрон газетасы хәбәрчесе.

Тәрҗемәи хәле

1983 елның 26 февралендә Казанда туган. 1990 елда Яр Чаллы шәһәрендә 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә 1 сыйныфка укырга керә. 1997 елда Гали Акыш исемендәге лицейга журналистика белгечлеге буенча 9 сыйныфка укырга кереп, аны 2000 елда тәмамлый. Шул ук елны Казан дәүләт университетына Журналистика, социология һәм психология факультетының татар журналистикасы бүлегенә укырга килә. 2005 елда аны кызыл дипломга тәмамлый. Студент чорында “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясендә тапшырулар алып барып, мәкаләләрен “Саба таңнары”, “Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре” газеталарында бастыра.

20052008 елларда – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы дәүләт учреждениесендә хәбәрче, иҗтимагый-сәяси мәгълүмат мөхәррире

20082018 елларда – «Татмедиа» АҖ филиалы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе.

Татарстан Президенты администрациясенең хәбәрчеләр пулында, ТР Президенты, Хөкүмәте, Дәүләт Советы эшен яктырта. Сәламәлек саклау, авыл, иҗтимагый тормыш, яшьләр, студентлар тормышы, спорт темаларына яза.

Кияүдә, кызы бар.

Бүләкләре

Казанышлары

  • Татарстан Республикасы студент хезмәт отрядлары хәрәкәте һәм 50 еллык юбилеен иң яхшы яктырту буенча республика конкурсының “Интернет-басмаларда иң яхшы язма” номинациясендә җиңүче дипломы (2014 ел)[чыганагы?]
  • “Движение в радость” республикакүләм бәйгенең “Интернет-басмаларда иң яхшы язма” номинациясендә җиңүче дипломы (2017 ел)[чыганагы?]

Сылтамалар

Искәрмәләр